Туган ягым әдипләре


Факил Миннемөхәммәт улы Сафин 1954 нче елның 2 нче гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. 1972-1974 елларда Ерак көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт итә. 1974 ел -районның иң зур авылында комсомол секретаре,аннары Иске Карамалы мәдәният йортында  директор булып эшли.1975 елда КДУның тарих-филология бүлегенә укырга керә. Мөслим районы Октябрь авылында укыта башлый.1981 елда шушы мәктәпнең һәм берничә елдан Тат. Бүләр мәктәбенең директоры.1984 елда гаиләсе белән Чаллыга күчә. КамАЗның Автомобильләр җыю заводында слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елда 24, 18 нче мәктәпләрдә тарих укыта. 1990 елда “Таң йолдызы”газетасында баш мөхәррир урынбасары. 1991-1995 еллар-“Аргамак”журналында проза, шигърият бүлеге мөхәррире,җаваплы сәркатип.1995 елда педагогия көллиятендә әдәбият укыта башлый. 1995-2002 елларда-“Көмеш кыңгырау”балалар һәм үсмерләр газетасын оештыру фикерен күтәреп чыга.  "Фән һәм мәктәп” журналын оештыра,аның баш мөхәррире була.”Казан утлары” журналында бүлек мөдире. ”Мәйдан”журналын оештыру өчен, кабат Чаллыга чакырыла, журналның баш мөхәррире була. Татарстан Язучылар берлеге урынбасары булып та эшли. Бүгенге көндә “Рухи мирасны өйрәнү”төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе.
1997 елның мартыннан Чаллы Язучылар оешмасы рәисе урынбасары,”Ләйсән”әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
1998 елда “Ел язучысы” исеме бирелде.1999 елда Г .Исхакый премиясе бирелде.2000 ел-“Гөлҗиһан”китабы  “Ел китабы”исемен алды.
Ф.Сафин “Соңгы көз”,”Гөлҗиһан”повестьларын,”Биек тауның башларында” романын ,күп санлы хикәяләр,тәнкыйди мәкаләләр, публицистик язмалар,  пародияләр иҗат итте. Р.Низаметдинов исемендәге республика премиясе  лауреаты,”Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында җиңүче, "Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче булды. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Филология фәннәре кандидаты.
http://fajdali.narod.ru/fakil.htm

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963—1970 елларда башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, -бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли. 1970—1972 елларда Ф. Садриев Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның октябреннән 1981 елның көзенә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 —1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф. Садриев—1962 елдан КПСС члены.
Фоат Садриевның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда «Идел» әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң...», «Кондырлы кодачасы» исемле пьесаларын яза. 1976—1980 елларда аларның өчесе дә Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы каршы алына. 1981—1982 елларда автор авыл тормышыннан «Иртәгә нидер булачак» һәм «Тозлы бал» исемле драмаларын төгәлләде. Ф. Садриев хикәяләр дә яза. Аның хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан образлары, йөгерек теле һәм халыкчан юморы белән җәлеп итә.
Ф. Садриев—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.
http://f-sadriev.hostenko.com/
http://fajdali.narod.ru/sadriev_foat.htm


Балалар шагыйре Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов(Мөҗәһит) 1950 нче елның 15 нче декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган.Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда  Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр  район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”САбантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер алты китап авторы(“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “КАрга бураны”, “Очты, очты...” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”). “Очты, очты...” һәм “АКыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында  икесе дә икенче урынга лаек булды. Мөҗәһитнең  балалар өчен язган шигырьләре  теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим  төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган  “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов – халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
http://muzagit.ru/





Комментариев нет:

Отправить комментарий