30.12.2015

Яңа ел бәйрәме


26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс үзенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.  Уку алдынгылары исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды.

26.12.2015

Яңа елга әзерлек


Яңа 2016 - Маймыл елын каршыларга  мәктәптә әзерлек тәмамланып килә. Укучылар Яңа елга багышланган рәсемнәрен ясап, стена газеталарын чыгарып элеп куйдылар.  Хәзер төп максат-  кардан ясалган фигураларны буяп кую.

09.12.2015

Инвалидлар декадасы


Инвалидлар көне барлык җирләрдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәп укучыларыбыз инвалидларга шефлык итәләр. Без- 1-4 нче сыйныф укучылары, Рәмилә апа һәм Әбүләес абыйның өенә  бардык,  аларга багышлап җырлар башкардык, шигырьләр сөйләдек. Өлкәннәр безгә рәхмәт әйттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр.