31.08.2017

Казан. Горький исемендәге ял паркы



Быел җәй әни белән "Сәламәт иртә" марафонында катнаштым. Марафонның максаты сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, спорт белән шөгыльләнүгә күнекмә булдыру  һәм һәр көнне иртән торып йөгерү, фотога төшеп, социаль челтәргә урнаштыру  иде. Без 21 көн дәвамында көн саен иртәнге саф һавада кошлар, бөҗәкләр тавышын тыңлап, йөгереп,  сәламәтлегебезне ныгыттык. Марафон тәмамлангач, аны оештыручы "Татнетны үстерү" үзәге җитәкчесе Раил абый Гатауллин безне Казанга җыйды.Анда без ресторанда булдык, шәһәр буйлап, лимузинда сәяхәт иттек. Бик күңелле булды. Ә икенче көнне иртән  М.Горький исемендәге ял паркында йөгердек. Казанга бу сәяхәтем бик истәлекле булды.

28.08.2017

#сәламәтиртә проекты

#сәламәтиртә проектында катнашырга булдым. Моның өчен һәр көнне иртән торып йөгерергә
кирәк. Карап карыйк, булдырып булырмы?

13.08.2017

"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге


Районыбызда быел "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге, ремонттан соң, үз ишекләрен ачты. Монда бик күп түгәрәкләр эшләячәк.Робототехника,фото һәм видео студия, авомоделирование, инженер лабораториясе һ.б. кызыклы түгәрәкләр. Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә исә без республика кунакларын биредә каршыладык. 

12.08.2017

Мәгариф министры Мөслимдә кунакта

Республика күләмендә укытучылар конференциясе барган көнәрнең берсендә районыбызга мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттахов та килде. Ә без исә аның белән истәлеккә фотога төшәргә ашыктык.